news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда булачак Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек эшләре башланды – БТК БК

БТК БК рәисе Ринат Закиров Оренбург өлкәсе татар эшмәкәрләре берлеге рәисе Әнвәр Искәндәровны кабул итте

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Оренбург өлкәсе татар эшмәкәрләре берлеге рәисе Әнвәр Искәндәровны кабул итте.Очрашу вакытында Әнвәр әфәнде 2015 елда Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында үткәреләчәк Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек эшләре барышы турында сөйләде.

Оештыру комитеты эшен губернатор вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Юрий Александрович Берг үз шәхси күзәтүе астында тота икән. Татар Каргалысы бәйрәмне яңарып, матураеп каршы алырга җыена. Биредә яңа мәктәп бинасы төзеләчәк. Аның 40 миллион сумга төзелгән смета инде әзер. Төзүчеләр мәктәп бинасын 3 айда файдалануга тапшырырга вәгъдә итә. Хәзерге вакытта укучылар һәм укытучылар башка бинага күченеп укып торачаклар. Шулай ук юл, Сакмар елгасы аша яңа күпер төзү эшләре дә башланырга тора. Татар Каргалысында ачык һавада музей оештыру нияте дә бар. Ул элеккеге мәдрәсә тирәсендә тупланыр дип фаразлана. Шушы көздә авылда өченче мәчет төзелеп бетеп ачылачак. Әнвәр әфәнде әйтүенчә, җирле татар эшмәкәрләре берләшеп, уку йорты бинасын торгызып киләләр. Теләкләре — бу Ислам динен тотучы балаларны укыта торган мәктәп булырга тиеш. Пенза якларына барып, Татарстанга килеп биредәге тәҗрибәне өйрәнеп эш итмәкчеләр.

Ринат Закиров Оренбург кунагына Бөтендөнья татар конгрессының мондый эшләрдә һәрвакыт теләктәшлектә булуын белдерде. Татарстан Хөкүмәте, татар конгрессы Бөтенроссия авыл Сабан туе оештыру эшләренә актив катнашачагына ышандырды. Оренбургтагы татар эшмәкәрләрен БТК Башкарма комитетының декабрь башында булачак киңәйтелгән утырышы кысаларында «Татарстанның эшлекле партнерлары» чарасында катнашырга чакырды, дип хәбәр итә әлеге халыкара иҗтимагый оешма сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100