news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе елда Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесе билгеле булды

Мәктәп укучыларының 2020 елда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруының төп өлеше 25 майда әдәбият, география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча имтиханнардан башлана.

Киләсе елда Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесе билгеле булды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның (БДИ) төп өлеше 25 майда башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныфлар әдәбият, география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча имтихан тапшыра. Мәгариф министрлыгы һәм Россия мәгариф күзәтчелеге уртак боерыгы рәсми интернет-порталда чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә

«2020 елда Бердәм дәүләт имтиханын уздыруның әлеге расписаниесен расларга... 25 май (дүшәмбе) - география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр», диелә документта.

28 майда рус теле, 1 июньдә база һәм профиль дәрәҗәсендә математика, 4 июньдә тарих һәм физика, 8 июньдә җәмгыять белеме һәм химия, 11 июньдә чит телләр (телдән бирелә торган өлештән тыш) һәм биология, 15 һәм 16 июньдә чит телдән имтиханның телдән бирелә торган өлеше булачак.

БДИны вакытыннан алда тапшыру 20 мартта география һәм әдәбият буенча имтиханнан башлана. 23 мартта рус теле, 27 мартта профильле һәм база дәрәҗәсендә математика, 30 мартта чит телләр (телдән бирелә торган өлештән тыш), шулай ук биология һәм физика, 1 апрельдә чит телләр буенча имтиханның телдән өлеше, 3 апрельдә җәмгыять белеме һәм информатика, 6 апрельдә тарих һәм химиядән БДИ була.

news_right_1
news_right_2
news_bot