Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе елда балалар онкология, гематология, хирургия үзәге төзелеше башланачак
Марат Садыйков балалар сырхауханәләрен җиһазлау турында сөйләде.
(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2020 елда балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәге төзелеше башланачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.
“2020 елда без балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәге төзелешенә керешәчәкбез. Анда Татарстан гына түгел, Идел буе округы төбәкләре балалары да кабул ителәчәк. Мондый үзәккә ихтыяҗ зур, чөнки балалар арасында онкологик авырулар саны арта. Регистрда 8 мең 273 бала исәпләнә”, - диде министр.
Марат Садыйков балалар сырхауханәләрен җиһазлау эше турында сөйләде. Республикада 27 балалар сырхауханәсендә заманча җиһазлауны тәмамлау ниятләнә. “Өч елга сумма 2 млрд 101 млн сум тәшкил итә. 2019 елда без бу проектка 319 млн 985 мең сум акча сарыф итәргә тиеш”, - диде министр.
18 млн 700 мең сум күләмендә мәҗбүри медицина иминияте фонды акчасы 15-17 яшькә кадәр балалар арасында профилактик тикшерүләрне 60 процентка җиткерү өчен тотылачак.
Балалар авырулары профилактикасына тотылган чыгымнарга килгәндә, Садыйков әйтүенчә, 12 процент күләмендәге чыгымнар 60 процент эффект бирә. Дәвалауга 88 процент күләмендәге чыгымнар 40 процент күләмендә генә нәтиҗәлелелек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз