news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе ел Кукмарада Айтматов елы дип игълан ителде

Ч.Айтматов исемендәге татар гимназиясе каршында аның бюсты куелу да каралган.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Киләсе 2018 ел Кукмара районында Чыңгыз Айтматов елы булып игълан ителде, еллыкның программасы төзелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге программа кысалырында Ч.Айтматов исемендәге татар гимназиясе каршында аның бюсты куелу да каралган.

Билгеле булганча, Ч.Айтматовның тамырлары Кукмарага барып тоташа.

Ч.Айтматовны искә алу чаралары районда инде башланган. 23 декабрьдә Әтнә татар драма театры Ч. Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” спектаклен күрсәткән. Мәдәният йорты фойесында, язучының китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чарада Ч.Айтматовның нәсел шәҗәрәсен тапкан, өйрәнгән, исән чагында үзен күреп калган район музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина язучы турындагы матур истәлекләре белән уртаклашты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot