Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе ел бюджетында социаль чыгымнар 70 проценттан артык өлешне тәшкил итә
Песошин район-шәһәрләргә 20 декабрьгә кадәр җирле бюджетларны кабул итү кирәклеген әйтте.
(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Район һәм шәһәр округлары башлыкларына 20 декабрьгә кадәр, төп параметрларга нигезләнеп, җирле бюджетларны кабул итү кирәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинетында узган утырышта шундый бурыч куйды.
Финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасының 2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына консолидацияле бюджеты фаразлары турында чыгыш ясады. “Финанс министрлыгына һәм Мәҗбүри медицина иминияте фондына бюджет турында закон проектларын Дәүләт Советына вакытында карауга кертү кирәк”, - дип белдерде ул.
Быел 8 ай эчендә ТР консолидацияләнгән бюджетына 211,6 млрд сум акча кергән, шул исәптән салым һәм салымныкы булмаган 191,6 млрд сум. Сигез айда бюджет үтәлешенә нигезләнеп, 2020 елга һәм 2021-2022 план чорына бюджет эшләнгән. Татарстан Республикасы, 45 муниципаль район һәм шәһәр округы, 911 авыл җирлекләре бюджетларының 2020-2022 елларга чыгымнары буенча фаразлар төзегән.
Социаль әһәмияткә ия чыгымнар күләме саклана. 2020 елга план бюджетында алар чыгымнарның гомуми күләменнән 70 проценттан артыгын тәшкил итә. “Социаль-мәдәни өлкә” бүлеге буенча чыгымнар, былтыргы белән чагыштырганда, 5,7 процентка, 2021 елда 6,6 процентка, 2022 елда 7,6 процентка артыр дип көтелә.
“Мәгариф” тармагында 2020 елда чыгымнар күләме 81,4 млрд сум булырга тиеш. “Сәламәтлек саклау өлкәсе”ндә мәҗбүри медицина иминияте акчаларын исәпкә алып, 64,1 млрд сум булачак. “Социаль сәясәт” тармагында чыгымнарның күләме 36 млрд сум булыр дип көтелә. “Мәдәният, кинематография” юнәлешендә чыгымнар 10,5 млрд сум булачак. “Физик тәрбия һәм спорт” бүлеге буенча 6,2 млрд сум дип фаразлана.
“Дәүләт һәм муниципаль бурычны түләү” юнәлешендә 505 млн сум булачак. Федераль бюджетка 573 млн сум күләмендә кредит кайтару каралган. Федераль акчаны санамыйча консолидацияләнгән бюджетның чыгым өлеше 282 млрд сум, 2021 елда 290,5 млрд сум, 2022 елда 295,3 млрд сум булыр дип көтелә. Консолидацияләнгән бюджет дефициты 2020 елда 2,9 млрд сум, 2021 елда 2,8, 2022 елда 2,6 млрд сум булачак.
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, парламент каравына керткәнче бу мәсьәлә буенча фикер алышу кирәкле чара булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз