news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе ел бюджетына балтырганга каршы көрәш өчен акча кертелергә мөмкин

Ришат Хәбипов Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында шушы проблеманы күтәрде.

Киләсе ел бюджетына балтырганга каршы көрәш өчен акча кертелергә мөмкин
Владимир Васильев/архив

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе 2020 ел бюджетында республиканың һәр район-шәһәрендә балтырганга каршы көрәш өчен чыгымнар кертелергә мөмкин. Бу хакта бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында билгеле булды.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов фикеренчә, һәр муниципаль берәмлек балтырганга каршы көрәшне үзе башкарырга тиеш.

“Әгәр һәр район бюджетында акча каралса, тендер уздырып, үсемлеккә каршы эшне үзләре башкара алачаклар. Районда да аны контрольдә тотарга җиңелрәк булачак. Шуңа күрә бүген мин бу мәсьәләне күтәрдем. 2020 елга 34 миллион сум акча кирәк дип исәпләп чыгарылды, аны районнарга бүлеп бирү буенча Президентка хат юлладык”, - дип ачыклык кертте Ришат Хәбипов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Ул 2019 елга балтырганга каршы көрәш өчен 10 миллион сум акча каралганын искәртте, ләкин алар кулланылмаган. “Тендерны откан подрядчы бу эшне башкарудан баш тартты. Бер предприятие генә бөтен районнарда бу эшне берьюлы башкарып өлгерә алмый. Ә көрәшне башында ук, кар эреп, җир уяна башлауга башларга кирәк. Ә икенче тендерны игълан итәр өчен срогы чыккан иде, үсемлек зур үсеп киткән иде”, - диде Хәбипов.

Аның сүзләренчә, бу Россия Федерациясендә зур проблемаларның берсенә әйләнеп бара. “Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләрдә балтырган үсми, анысын без күзәтеп барабыз, эшкәртәбез, алар юлларда, урман, тау битләре кырыйларында үсә”, - диде.

  • Балтырган – кеше сәламәтлегенә пешү җәрәхәтләре рәвешендә зыян китерүче зарарлы үсемлек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100