news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе ел башыннан газ,электр, җылылык энергиясе тарифлары арта
Транспорт һәм элемтә хезмәтләре тарифлары әлегә үзгәрешсез кала
Скопировать ссылку
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Киләсе елда Татарстан кулланучылары өчен газга бәяләр ике этапта – 1 гыйнвардан һәм 1 апрельдән үзгәрер дип көтелә. Ел башыннан үсеш 2,7 процент (халыкка 1 кубометр өчен 2 сум 65 тиен түләргә туры киләчәк), апрельдән- 14,7 процент булачак. 2010 елга бу тарифлар РФ Хөкүмәтенең фараз хисапларына нигезләнеп формалашкан. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Тарифлар буенча комитеты җитәкчесе Марина Фәйрушина сөйләде.
Газга гына түгел, халыкка 2010 елда җылылык, электр энергиясе, су белән тәэмин ителеш, су бүлү өчен дә артыграк түләргә туры киләчәк. Марина Фәйрушина сүзләренә караганда, халык өчен электр энергиясенә тарифлар, агымдагы ел белән чагыштырганда, 9,85 процентка арта. Ягъни электр энергиясенең 1 киловатт-сәгате кулланучы кесәсенә 2 сум 23 тиенгә төшә. Шул ук вакытта Марина Фәйрушина моңа кадәр гамәлдә булган тарифлар менюсының саклануына игътибар юнәлтте. Ягъни электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда түбәнәйтелгән коэффициент куллану, электр өчен тәүлек зоналары буенча аерымланган тарифлар буенча түләү мөмкинлеге киләсе елда да кала.
Җылылык энергиясенә килгәндә, аны “Татэнергосбыт”тан алучылар өчен тарифлар киләсе елга 25 процентка үсә һәм 1 гигокалория өчен 480 сум тәшкил итәчәк. Бу үзгәреш моңарчы кулланылып килгән субсидияләү формасы бетү (перекрестное субсидирование, ягъни бер кулланучының икенче кулланучы хисабына субсидияләнүе) белән бәйләп аңлатыла. Җылылык энергиясен “Казэнерго”дан алучы казанлылар өчен тарифлар яңа елдан 6 процентка кими. Шуңа да карамастан, аларга 1 гигокалория 999 сум 29 тиенгә төшә.
Су белән тәэмин итүгә килгәндә, биредә тарифлар үсешенең чик күләме 2010 ел өчен 10 процент, су бүлүдә- 11 процент, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә- 9 процент күләмендә билгеләнгән.
Шушыларны санап үтү белән беррәттән, комитет рәисе Марина Фәйрушина киләсе елның 1 гыйнварыннан республикада шәһәр һәм шәһәрара маршрутларда пассажирлар ташу, элемтә хезмәтләре тарифлары үзгәрмәячәк, дип тынычландырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2