news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе ел башында Татарстанда 0 градуска кадәр җылытачак

Иртәгә республикада урыны белән һава температурасы -25 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Бу атнаның беренче яртысы Татарстанда салкын һәм карлы була, ә Яңа елда республикада сизелерлек җылыта.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә төнлә республикада -21 градуска кадәр салкын, болытлы һава торышы һәм кар көтелә.

29 декабрьдә антициклон йогынтысында явым-төшем ихтималы азая. Төнлә -17..-22 градуска кадәр салкынайта, ә урыны белән терекөмеш баганасы -25 градуска кадәр төшә. Көндез һава температурасы -17..-22 градус булуы көтелә.

Пәнҗешәмбе, 30 декабрьдә, Татарстанга җылы атмосфера фронты якыная, ул кар алып киләчәк. Көндез һава температурасы -8..-13 градус була. Ә төнлә -14..-19 градус, урыны белән -25 градус булуы көтелә.

«2021 елның 31 декабрендә һәм 2022 елның 1 гыйнварында безнең төбәктә салкынча һава торышы көтелә, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -7…-13 градус, ә көндез 31 декабрьдә -5..-10 градус, 1 гыйнварда -0..-6 градус», диелгән синоптикларның якынча фразларында.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100