Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе ел башында икътисад үсеш алырга мөмкин - Дмитрий Медведев
Россиядә инфляция төшкән, ягъни, соңгы ун елдагыдан бәяләр күп артмаган.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев киләсе ел башында икътисад үсеш алырга мөмкин дип белдергән. Бу хакта "РИА-Новости" яза.
"Ел ахырында соңгы 2-3 ел дәвамында безнең икътисадта формалашкан тискәре трендлар юкка чыгар дип уйлыйбыз. Хөкүмәт кабул иткән кайбер чаралар һәм вазгыятьне бергәләп савыктыру нәтиҗәсендә киләсе ел башында ук икътисади үсешкә, ягъни, Тулаем төбәк продукты үсешенә чыгарбыз", - дигән Медведев "Беренче канал"га әңгәмәсендә.
"Безнең башка макроикътисади шартлар начар түгел - дәүләт бурычы аз, бу ил үзен уңайлы хис итсен өчен бик мөһим, безнең алтын-валюта резервлар күләме шактый. Бездә инфляция төште... ягъни, соңгы ун елдагыдан бәяләр күп артмаган. Бәлки бу ел нәтиҗәләре буенча бөтен яңа тарихта иң түбән инфляциягә чыгарбыз, бу киләчәктә икътисади үсешкә өметләнү мөмикинлеге бирә", - дип билгеләп үткән Премьер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз