news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе дүшәмбедә гыйнвар аеның иң яхшы спортчысының исеме игълан ителәчәк
Номинантлар исемлегендә 6 тапкыр “Дакар” чемпионы Владимир Чагин да бар
Скопировать ссылку
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). 1 февральдә гыйнвар аеның иң яхшы спортчысының исеме игълан ителәчәк. Ул тамашачыларның тавыш бирү нәтиҗәсенә нигезләнеп билгеләнә.
Бу юлы “Россия 2” (элеккеге “Спорт”) телеканалының экспертлар советы игълан иткән номинатлар исемлегендә “Дакар ” супер марафонын 6 тапкыр буйсындырган спортчы, “КАМАЗ-Мастер” командасы лидерларының берсе Владимир Чагин (5) да бар. Ул бу ралли-рейдның аерым этапларында 56 тапкыр җиңү яулап, рекорд куйган кеше. Номинантлар бишлегендә аның көндәшләре - күптән түгел Ауропа чемпионы исемен яулаган фигуристлар Евгений Плющенко (1), Александр Смирнов һәм Юко Кавагути (4), беренче тапкыр биатлончыларның гомуми классификациясен җитәкләгән Евгений Устюгов (2) һәм чана спортында Кубок яулаган Альберт Демченко(3).
Спортчылар өчен тавыш бирү sportbox.ru порталында узачак. Шулай ук SМS юллап тавыш бирергә дә мөмкин. Аның беренче этабы дүшәмбе көнне иртәнге җидедә башлана. SМS аша тавыш биргәндә, башта S хәрефен һәм янына спортчының тәртип номерын куярга гына кирәк. Бу кыска хәбәр 1043 номерына җибәрелә. Беренче этап йомгаклары буенча, финалга ике спортчы чыга.
Тавыш бирүнең финал өлеше “Россия 2” телеканалында “Неделя спорта” тапшыруы башлануга, ягъни 22 сәгать 20 минутта старт ала. Җиңүченең исеме тапшыруның ахырында игълан ителәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2