news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе атнадан Казанда чыршы базарлары ачыла

Халыкка урман гүзәле чыршы, купшы нарат һәм пихта агачлары тәкъдим ителә

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Киләсе атнадан Казанда чыршы базарлары ачылырга тора, хуш исле урман кунакларын сатуның иң «кызган» чагы, һәр елдагыча, 25ләренә туры килер дип көтелә.

Шәһәр халкына исә урман гүзәле чыршы, купшы нарат һәм пихта агачлары тәкъдим ителә. Ә инде сатучылар колагына шуны әйтергә була: аларга карата Татарстан һәм Россиянең төбәкләрендәге урман хуҗалыкларыннан законлы нигездә алынганлыкны раслый торган товар-транспорт накладнойлары кебек тиешле документлары тәртиптә булу таләбе куела, алар исә урман хуҗалыкларында рәсмиләштерелә. Казан шәһәре Башкарма комитетының икътисади үсеш комитетыннан, урман хуҗалыкларыннан күпләп сатып алып, эшмәкәрләр күпләп алынган бәягә 20-30 процент бәя өстәп сата ала, дигән хәбәр алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot