news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атнада Татарстанда көннәр җылыта

Республикада хәзерге салкын һава торышы климат нормасына туры килә.

Киләсе атнада Татарстанда көннәр җылыта
архив/Михаил Захаров

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда хәзерге салкын һава торышына алмашка киләсе атнада җылы килә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар сүзләренчә, республикадагы хәзерге температура күпьеллык мәгълүматлар буенча нормага туры килә. Күпчелек районнарда кар яуды.

Иртәгә, 2 ноябрьдә, көнбатыштан килгән циклон кар, буран һәм көчле җил алып килә. Төнлә -8 градус, көндез +1... -3 градус булачак.

Якшәмбе, 3 ноябрьдә төнлә бераз кар явачак, көндез явым-төшем булмаячак. Төнлә һава температурасы -2...-7 градус, ә көндез +4...-1 градус булачак.

Киләсе атнада, 4 ноябрьдә, Татарстан көньяк антициклон йогынтысында булачак, шуңа күрә төбәкнең күпчелек өлешендә явым-төшем көтелми. Бары тик төньяк-көнбатышта атмосфера фронты төнлә һәм иртән юеш кар, буран алып киләчәк, юлларда бозлавык та булырга мөмкин. Секундына 16 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 0...-6 градус, көндез +4...-1 булачак.

5 һәм 6 ноябрьдә Россиянең Европа өлешендә һава торышын көньяк-көнбатыш һава агымы билгеләячәк. Шулай итеп, 6 ноябрьдә 6-11 градуска кадәр җылы булачак. Яңгыр көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100