news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атнада Татарстанда буран һәм юлларда кар көртләре көтелә

22 һәм 23 декабрьдә республикада уртача салкын һава торышы була.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе атна башында Татарстан территориясендә синоптиклар кар явуын, буран булуын фаразлый. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, дүшәмбе, 24 декабрьдә төнлә температура -15 градуска кадәр төшәргә мөмкин, ә көндез температура -1...-6 градус, ә көнчыгыш районнарда -10 градуска кадәр салкын булачак.

Атнаның беренче көннәрендә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Синоптиклар юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтә.

Бу ялларда республикада уртача салкын һава торышы, вакыты белән кар явуы, якшәмбе буран булуы көтелә.

Иртәгә республиканың кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин. Төнлә температура -12...-17 градус, ә көндез -8...-13 градус салкын булачак.

Якшәмбе температура -15 градуска, ә аязганда -20 градуска кадәр төшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100