news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе атнада Татарстанда 36 градуска кадәр салкын булуы ихтимал

Синоптиклар якын көннәрдә салкын һава торышы урнашуы, юлларда бозлавык хасил булуы турында кисәтә.

Киләсе атнада Татарстанда 36 градуска кадәр салкын булуы ихтимал
Владимир Васильев

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Киләсе атнада Татарстанда аязганда -36 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге берничә көнгә һава торышы фаразлары турында хәбәр итә.

«9 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һава температурасы -26…-31 градус, ә аязганда -36 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез һава температурасы -22…-27 градус булуы көтелә», диелә синоптиклар хәбәрендә.

Иртәгә, 8 февральдә, Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы -24…-29 градус, ә көндез — -22…-27 градус көтелә. Төнлә бераз кар яварга һәм урыны белән буран булырга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.

Иртәгә Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -24…-26 градус, ә аязганда -29 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы — -22…-24 градус.

10 февральдә болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Иртән һәм көндез кар явуы һәм буран чыгуы ихтимал.

Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, аязганда -33 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез һава температурасы -16…-21 градус булачак.

Метеорологлар юлларда бозлавык хасил булуы турында кисәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot