Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киләсе атнада Татарстанда 35 градус эссе булачак
Дүшәмбе көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Киләсе атна башында Татарстанда эссе һава торышы булачак, дип хәбәр итте Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.
Дүшәмбе, 21 июньдә алмашынучан болытлы көн көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.
Көндез көнбатыштан уртача тизлектә җил фаразлана. Төнлә һава температурасы 14-19 градус җылы, ә көндез +28…+33 градус булачак.
Сишәмбе, 22 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көнбатыштан йомшак җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +17…+22 градус, ә көндез +30…+35 градус булуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз