news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атнада Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак

Җомга һәм ял көннәрендә республика территориясендә яңгыр һәм бозлавык көтелә.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Алдагы көннәрдә Татарстанда температура күтәрелү көтелә. Киләсе атна башында ук республикага тыныч һәм бик җылы һава торышы киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

9 һәм 10 апрельдә төбәктә яңгыр, төнлә җепшек кар явуы көтелә. Төнлә синоптиклар -1дән +4 градуска кадәр, көндез — 4-9 градус  җылы фаразлый. 9 апрельдә урыны белән 13,  10 апрельдә 15 градуска кадәр җылы була. Юлларның аерым урыннарында бозлавык булырга мөмкин.

Якшәмбе көнне төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә атмосфера фронты йогынтысы сакланачак: яңгырлар көтелә, температура — 0-5 градус, урыны белән 8 градуска кадәр җылы булачак. Урыны белән бозлавык саклана. Көндез явым-төшем булу ихтималы аз, һава температурасы — 7-12, кайбер районнарда16 градуска кадәр күтәрелә.

«Алдан фаразлаулар буенча, киләсе атна башында антициклон йогынтысында тыныч аз болытлы һәм бик җылы һава торышы булачак. Көндезге сәгатьләрдә температура 14-19 градуска кадәр күтәрелүе көтелә», — диде синоптиклар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100