news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе атнада Татарстан халкы дүрт көн ял итәчәк

4-10 ноябрьдә республика халкы өч көн генә эшләячәк, шуларның берсе бер сәгатькә кыскарак булачак.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе атнада, 4-10 ноябрьдә, татарстанлылар өч көн генә эшләячәк. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ул РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә ял көне санала.

6 ноябрь — ТР Конституциясе көне дә бәйрәм көн булып тора. Бу көнне татарстанлылар «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы закон нигезендә ял итә.

Шул рәвешле, республика халкы дүшәмбе һәм чәршәмбедә ял итәчәк. Сишәмбе, 5 ноябрьдә, эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot