news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атнада Татарстан халкы өч көн ял итәчәк

11 июнь, эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Киләсе атнада Татарстан халкын бер өстәмә ял көне көтә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне - эш көне булмаган ял дип санала. Хезмәт кодексының 95нче маддәсе буенча бәйрәм ялы алдындагы эш көне бер сәгатькә кыскара”, - диелә хәбәрдә.

Киләсе атнада 12 июнь - ял көне. 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. Республика халкы өч көн – чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ял итәчәк.

  • Бу атнада Ураза бәйрәме көнендә – 4 июньдә ял булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100