news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе атнада Новосибирскида татар мәдәнияте көннәре була

Бәйрәм «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге» милли-мәдәни автономиясенең 30 еллык юбилеена һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 25-31 октябрь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре узачак. Чара «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге» милли-мәдәни автономиясенең 30 еллык юбилее һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Программада Татар мәдәнияте көннәре тантаналы ачылышы, Новосибирск өлкәсе татарлары тарихына экскурсия, «Чәкчәк бәйрәме», «Татар йортында очрашулар» (татар теле, бию, вокал буенча дәресләр), иҗади мастер-класслар, юбилей концерты һәм башка чаралар каралган.

Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Татар киносы көннәре дә планлаштырыла.

Чараны Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни үзәге, шулай ук Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot