news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атнада Казанда “Урман һәм кеше” дигән ΙΙΙ Төбәк форумы узачак

Ул “Агач эшкәртү” ΧΙ махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында оештырыла

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Киләсе атнада Казанда РФ Хөкүмәте булышлыгында “Урман һәм кеше” дигән ΙΙΙ Төбәк форумы узачак. Әлеге традицион чара әйләнә-тирә мохитне саклау, урман сәнәгате комплексына инвестицияләр салу, ил күләмендә тармак үсешенең перспективаларын барлау хакында фикерләшү мәйданы.
“Казан ярминкәсе”ннән хәбәр итүләренчә, форум 8 июньдә “Россиянең урман сәнәгате комплексының хәле, агымдагы проблемалары һәм аларны чишү юллары” дигән пленар утырыштан башланып китә. Форум “Агач эшкәртү” дигән ΧΙ махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында оештырыла. Күргәзмә “Казан ярминкәсе”ндә 8-11 июнь көннәрендә эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100