Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Киләсе атнада Казанда күп итеп кар явар дип көтелә
"Озак вакытка ясалган фаразлар һәрвакытта да чынга ашып бетми", - диде Юрий Переведенцев.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, киләсе атнада Казанда күп итеп кар явар дип көтелә. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.
5 февральдә көн дәвамында 5,2 мм күләмендә явым-төшем булачак, төнлә белән тагын 1 мм кар явачак. Көндезге температура -17 градус булыр дип көтелә. Шулай итеп, тәүлек эчендә 6 мм чамасы кар явачак. Бу шактый күп кар. Фаразның чынга ашу ихтималлыгы 565 процент, диде ул.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, 31 гыйнварда Казанда 9 градус салкын булачак. Болытлы һава, кыска вакытлы кар явачак. Төнге сәгатьләрдә температура -15 градуска кадәр төшәчәк. 1 февральдә көндез -8 градус салкын, төнлә -11 градус салкын көтелә. 2 февральдә көндез -6 градус, төнлә -10 граудус булачак.
31 гыйнвардан 2 февральгә кадәрге көннәрдә болытлы һава булачак, кыска вакытлы кар явар дип көтелә. "Хәзер шәһәрдә бераз җылытты. Без Атлантикадан килгән циклонның кырый чигенә эләктек. Бу бик киң циклон", - диде Переведенцев.
3 февральдән суыта башлый. Көндез температура -10 градуска, төнлә -11 градуска кадәр төшәчәк. 4 февральдә көндез -19 градус, төнлә -22 градус салкын көтелә. 5 февральдә көндез -17 градус, төнлә -24 градуска кадәр салкынайта.
"Өч көн алдан фаразлар туры килә. Озак вакытка ясалган фаразлар һәрвакытта да чынга ашып бетми", - диде Юрий Переведенцев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз