Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе атнада Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
Авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре ел ахырына кадәр һәр шимбә саен булачак.
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 11 сентябрьдән Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр товарларын ярминкәләрдә алып була.
«Бер миллион тонна бәрәңге булыр дип көтелә. Яшелчәгә килгәндә, күрше төбәкләрдән дә кертәчәкбез. Үзебез үстергән яшелчә 65 процент халыкны туендырырга җитә», — дип сөйләде РТ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Аның сүзләренчә, ярминкәләрдә сатыла торган товарларга министрлык киңәш иткән бәяләр куела. «Алар, әлбәттә, кибет бәясеннән түбәнрәк булачак», — диде ТР Министрлар Кабинетында узган җыелышта.
Ярминкәдә сатучылар өчен транспорт чыгымнарына компенсация каралган. Авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре һәр шимбә саен була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз