Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе атнада “Казан — Төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елының ябылуына багышланган тантаналы чаралар була
Киләсе елда Төрки дөньяның мәдәни башкаласы игълан ителә
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ). 20-21 ноябрь көннәрендә Татарстан башкаласында “Казан — Төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елының ябылуына багышланган тантаналы чаралар уздырылачак. 21 ноябрь көнне Казан Ратушасында ТӨРКСОЙ даими советының 32 нче утырышында төрки телле илләрнең мәдәният министрлары очраша. Анда Әзербәйҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан дәүләтләре, илебезнең Башкортстан, Алтай, Тыва, Саха, Хакасия һ.б. төбәкләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Утырышның көн тәртибендә узган чараларга нәтиҗә ясап кына калмыйча, алга бурычлар тәгаенләнә һәм оешма эшчәнлекге программасы раслана, ТӨРКСОЙның Генераль секретарен һәм вакытлы координаторын сайлау планлаштырыла. Шулай ук, мәдәният министрлары киләсе елда Төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайланачак шәһәрне дә билгелиячәк.
ТӨРКСОЙ составына кергән илләрнең делегатлары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашыр дип ниятләнә.
Кич исә “Татнефть Арена” спорт сараенда II Халыкара “TURKVIZYON” телевизион җыр конкурсының гала-концерты була. Әлеге мәдәни чара вакытында Казан үзеннән соң Төрки дөньяның мәдәни башкаласы исемен йөртәчәк калага тантаналы рәвештә мәдәни башкаланың символларын тапшырачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз