news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Киләсе атнада Казан Инфофорум-Ауразия-2009 форумын кабул итәчәк
Мәгълүмат имимнлеге проблемалары күтәрелә торган бу халыкара чарада 100 дән артык кеше катнашуы көтелә
Скопировать ссылку
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 19-20 июнь көннәрендә Казанда “Мәгълүмат иминлегенең халыкара аспектлары” дигән V Ауразия форумы (Инфофорум-Ауразия-2009) узачак. Әлеге мәртәбәле халыкара җыенны Татарстан башкаласының беренче тапкыр кабул итүе. Моңа кадәр 3 тапкыр ул Казахстанда, бер тапкыр Мәскәүдә узган. Быелгы Казан форумында 100 дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Шушы һәм Инфофорумның башка үзенчәлекләре хакында бүген журналистларга ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров сөйләде.
РФ Дәүләт Думасының Иминлек буенча комитеты оештыраторган бу традицион чара ел саен Бәйсез дәүләтләр бердмлеге илләренең парламентарийларын, мәгълүмат һәм элемтә мәсьәләләрен контрольдә тотучы министрлык-ведомстовлар җитәкчеләрен үзенә җыя. Шулай ук аңа Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, Коллектив иминлек килешүе кебек халыкара оешмалар вәкилләре дә чакырыла. Быелгы Казан форумы РФ Дәүләт Думасының Иминлек буенча комитеты, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Мәгълүмат технологияләре буенча федераль агентлык җитәкчеләрен, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Әзербәйҗан, Молдованың мәртәбәле делегацияләрен, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә әйдәп баручы предприятие җитәкчеләрен кабул итә. Юрий Багров ассызыклаганча, традицион Инфофорумда ел саен күтәрелә торган төп тема берәү- ул мәгълүмат иминлеге. Ауразия төбәге илләренең хәвефсез мәгълүмат хезмәттәшлеге, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә конкурентлыкка сәләтле милли продуктлар җитештерү перспективалары, Интернет кулланучыларның, аерым алганда балаларның, иминлеген тәэмин итү бу юлы сүз әнә шул мәсьәләләр тирәсендә барачак.
Татарстан башкаласының әлеге халыкара чараны уздыру урыны итеп сайлануы табигый. Республикада бүгенге көндә мәгълүмат иминлеген тәэмин итү буенча шактый эшләр башкарыла. Бу өлкә белән шөгыльләнү өчен махсус ведомствоара комиссия дә төзелгән иде. Ул ай саен мәгълүмат иминлеген тәэмин итү буенча вәзгыятьнең торышына анализ ясый. Юрий Багров белдерүенчә, БДБ илләре парламентарийлары, министрлык-ведомстволар җитәкчеләре форум барган көннәрдә Татарстанда мәгълүматлаштыру процессы, мәгълүмат иминлеген тәэмин итү буенча киң мәгълүмат алачак.
Инфофорум-Ауразия-2009 ны уздыру урыны итеп башкаланың “Ривьера” кунакханәсе сайланган. 19 июнь көнне биредә иртәнге 8 дән 10 га кадәр мәгълүмат иминлеген тәэмин итү буенча яңа эшләнмәләр, проектлар, төбәк идарәсе өчен мәгълүмат сервисларын тәкъдим итүче күргәзмә эшләячәк. Аның катнашучылары арасында ТР Инвестиция-венчур фонды, Мәгълүмат технологияләре үзәге, мәгълүмат иминлеге өлкәсендә эшләүче республика компанияләре дә бар. Күргәзмәдә “Электрон Татарстан” проекты аерым тәкъдим ителәчәк. Аннан соң пленар утырыш планлаштырылган. Инфофорум кунакларын 20 июньдә мәдәни программа көтә. Бу көнне алар Идел буе районы Каенлыгында Сабантуен бәйрәм итүдә катнашачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot