Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе атнада «КАМАЗ» эштән бераз туктап тора
Бу йөк машиналары базарында вәзгыятьнең тотрыклы булмавына бәйле һәм складларда товар җыелуны булдырмас өчен шулай эшләнә
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 26 һәм 27 ноябрьдә “КАМАЗ” ААҖ эштән туктап тора, бу көннәр өчен уртача хезмәт хакының өчтән ике өлеше генә түләнәчәк. Бу йөк машиналары базарында хәлнең тотрыклы булмавына бәйле һәм складларда товар җыелып торуныы булдырмас өчен эшләнелә, дип билгеләп үттеләр компаниядә. Шулай ук 4 көнлек эш атнасы турындагы боерык буенча, 28 ноябрь эш көне булмаячак. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәрендә белдерелә.
Бу чаралар 57 млн сумнан артык акчаны янга калдыру, хезмәт коллективы алдында социаль бурычларны үтәү һәм сату күләме кимү шартларында компаниянен финанс ныклыгын саклау мөмкинлеге бирә, диелгән документта.
Бу “мәҗбүри” ял көннәрендә производствоны модернизацияләү һәм яңа җиһазларны монтажлау эшләре башкарылачак. Шулай ук яңа модель рәтләрен үзләштерү буенча эшләр алып барылачак.
Товар продукциясен сату һәм төяү, запас частьләр, автобус шассилары һәм диверсификация продуктлары ясау белән шөгыльләнүче бүлекчәләр хезмәткәрләре, шулай ук кизү режимында эш алып баручы персоналлар гадәти график буенча эшләүләрен дәвам итәчәк. “Мәҗбүри” ял көннәрендә предприятие юристлары, бухгалтерлары һәм кадрчылары эшләячәк.
Өстәмә заказлар булган очракта исә ял көннәре кичектереләчәк, дип хәбәр итә “КАМАЗ” матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз