Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киләсе атна башында Татарстанда 24 градуска кадәр җылыта
Метеорологлар белешмәсе буенча, якын көннәрдә һаваның җылынуы «Татарстанның кыска вакытка атлантик циклоның җылы секторына керүе белән бәйле».
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе атна башында Татарстанга вакытлыча җылы һава торышы кайта.
Дүшәмбе, 13 сентябрьдә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк, көньяк-көнбатыш юнәлештән исә, талгын. Һаваның температурасы төнлә 5 градустан алып 10 градуска кадәр, көндез исә 17-22 градуска кадәр җылы була. Бу хакта Татарстан Республикасы гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
14 сентябрьдә, сишәмбе көнне, республикада аязучан болытлы һава саклана. Төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан исүче талгын җил көндез һәм кич вакыты-вакыты белән көчәеп, тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә 9-14 градус җылы, көндез исә җылылык 19-24 градусны тәшкил итәчәк, дип фаразлый синоптиклар.
Бүген, 12 сентябрьдә, Татарстанда дымлы һәм салкынча һава саклана. Материалны әзерләгән вакытка максималь температура республиканың көньягында — 18,2 градус җылы (Татарстанның Нурлат районы Чулпан метеостанциясе) иде.
Метеорологлар белешмәсе буенча, якын көннәрдә һаваның җылынуы «Татарстанның кыска вакытка атлантик циклоның җылы секторына керүе белән бәйле».
Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казан федераль университеты профессоры Юрия Переведенцев фаразлавынча, әбиләр чуагының республика территориясенә җылылыкны сентябрь уртасы яки айның икенче яртысында алып килүен язган иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз