Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләсе атна башында Казанның 5 районындагы кайбер йортларында ут бетеп торачак
Ремонт эшләре шәһәрнең Вахитов, Киров, Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарында үтәчәк
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Киләсе атна дүшәмбе, 24 ноябрь көнне, Казанның 5 районында ут бетеп торачак. Ремонт эшләре шәһәрнең Вахитов, Киров, Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарында үтәчәк, дип кисәтә мэрия сайты.
Ут – электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү эшләре белән бәйле бетерелеп торачак, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ААҖ матбугат хезмәте.
Эш графигы нигезендә, 24 ноябрь көнне 8.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының түбәндәге адреслары буенча электр уты булмаячак:
Бауман/К.Нәҗми ур., 50/5;
Братская ур., 1;
Дачная ур., 1, 3;
Луковский ур., 8, 8а, 10;
Мотор ур., 31а, 39, 49Б, 51, 75;
Спартак ур., 8, 43.
Шулай ук электр уты 9.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Мирный бистәсендә Балкан, Весенняя, Вишневая, 1 нче Ладога, 2 нче Ладога, Мелитополь, Онега, Рыбацкая, Свободная, Селькоров, Счастливая, Ясная урамнарында булмаячак.
Эш графигы нигезендә, шул ук сәгатьләрдә Мәскәү районының түбәндәге адреслары буенча да ут бетеп торачак:
Восстание ур., 28, 30, 32а, 34;
Гагарин ур., 83, 85;
Енисей ур., 3а, 7, 17;
Ибраһимов ур., 20, 22, 24;
Коләхмәтов ур., 25/1;
Фурманов ур., 2/23.
Моннан кала, Совет районында 1 нче Владимир һәм 1 нче Азино урамнарында һәм Киров районының Красиков ур., 13, 15 адреслары буенча ут булмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз