news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләчәктә «Яз гүзәле»н Идел буе уку йортлары арасында үткәрергә җыеналар

Казан дәүләт энергетика университеты ректоры матурлык һәм талант бәйгесен Идел буе югары уку йортлары арасында үткәрү тәкъдимен Дәүләт Советы һәм Яшьләр эшләре министрлыгына җиткерде.

Киләчәктә «Яз гүзәле»н Идел буе уку йортлары арасында үткәрергә җыеналар
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Киләсе елларда «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесен Идел буе уку йортлары арасында үткәрергә ниятлиләр.

«Идел буе төбәкләрендә бик күп татарлар яши. Киләчәктә бәйгене андагы уку йортлары арасында да үткәрергә телибез. Барып чыкса, бик зур, матур бәйге булачак. Тәкъдим белән Татарстан Дәүләт Советы һәм Яшьләр эшләре министрлыгына кердек», — диде Казан дәүләт энергетика университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдвард Габдуллаҗанов «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, студентлар арасында «Яз гүзәле» элек тә популяр булган.

«2012 елга университетка ректор булып килгәч, „Яз гүзәле“н карарга чакырдылар. Гадәттә, университет чаралары ярым буш залда үтә. Монда шаккаттым. 500 урынлы актлар залында басып торырга да урын юк иде. Шуннан соң бәйгене үткәрүдә ел саен ярдәм итеп торырга кирәклеген, аны бетерергә ярамаганлыгын аңладым. Чөнки аның башында студентлар үзләре тора. Хәзер масштабны киңәйтергә исәп», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100