news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләчәктә ТР хәрби-учет белгечлекләре буенча елына 10 мең кеше әзерләнәчәк

Бу ниятне тормышка ашыруда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының бүген ачылган Һөнәри техник белем бирү үзәге дә зур өлеш кертәчәк

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстан Ватан сакчысы булачак егетләргә хәрби-учет белгечлеге бирүгә соңгы елларда ныклап алынды. Моның уңай нәтиҗәләре күз алдыбызда. Берничә ел элек елына 3-4 мең егет шундый белгечлек алып чыкса, быел хәрби-учет белгечлекләре буенча 5 мең кеше әзерләнде. Алдагы елларда Татарстанда аларның санын елына 10 меңгә җиткерергә ниятлиләр. Бу ниятне тормышка ашыруда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының бүген ачылган Һөнәри техник белем бирү үзәге дә зур өлеш кертәчәк. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Моратов, ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.

Башкаланың Н.Ершов урамында урнашкан 3 катлы әлеге бинада 2 ел элек кенә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының хәрби кафедрасы урнашкан була. Кафедра ябылгач, аны һөнәри техник белем бирү үзәгенә әйләндерү идеясе туа. Төзекләндерү һәм җиһазландыру эшләре вуз, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан финансланган. Министрлык әлеге проектка 24 млн. сум, вуз 6-7 млн. сум финанслар салган.

Үзәктә университетның юл-төзелеш машиналары кафедрасы урнашкан. Уку йортында юл машиналары буенча инженер-механикларны моннан 2 ел элек кенә эзерли башлаганнар. Булачак белгечләр хәзер теоретик белемнәрен үзәккә килеп практикада ныгытачак. Бу эштә Германиянең “Wirgen” компанисе тәэмин иткән юл техникасы да ярдәмгә киләчәк.

Инде искәртеп узганыбызча, бу үзәкнең функциясе инженер-механиклар әзерләү белән генә чикләнми, ә дәүләт куйган бурычларны хәл итүгә дә юнәлдерелгән. Биредә Армия сафларына барачак егетләргә хәрби-учет белгечлеге дә бирелә. Ягъни Казанның барлык вузларында 5 нче курста укучы студент егетләр бирегә килеп машина йөртүче (“С” категориясе), кранчы, радиотрансляцияләр буенча белгеч һ.б. һөнәрләр алып чыгачак. Вузның социаль-тәрбия эшләре буенча проректоры Дамир Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, бу юнәлеш буенча укыту РФ Оборона министрлыгы тарафыннан финансланачак. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты инде язгы чакырылышны әзерләүдә үк катнаша ала. Якын арада уку йорты хәрби белгечлекләргә өйрәтү буенча федераль лицензия алырга ниятли. Әлеге үзәк булачак Ватан сакчыларыннан тыш, машина йөртү таныклыгы алырга теләгән барлык студентлар өчен дә ачык булачак, дип ышандыра уку йорты җитәкчелеге. Лицензия алуга, биредә “В” категориясе буенча йөртүчеләр әзерләп булачак. Дөрес, монысы, башкаларыннан аермалы буларак, түләүле дәресләр булачак.

“Бу техник белем бирү үзәгендә һөнәр үзләштергән егетләр кораллы көчләргә әзерлекле белгечләр буларак бара. Шушы юл белән без егетләрне тормышка әзерлибез”, -дип белдерде Равил Моратов. Премьер-министрның беренче урынбасары журналистлар белән әңгәмәдә билгеләп узганча, Армиядә әзер хәрби-учет белгечлеге булган, шул ук вакытта югары белемле егетләргә зур ихтирам белән карыйлар, киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Аның фикеренчә, мондый үзәкләрдә әзерләнү безнең егетләр өчен бик уңайлы булачак. Хәрби хезмәт срогы узганда алар үзләре алган һөнәрләр буенча ныклы күнекмәләр ала. Равил Моратов белдергәнчә, хәрби-учет һөнәрләре арасында машина йөртүчеләр иң зур сорау таба. Бу һөнәр гади тормышта да бик кирәкле. Кранчылар да киң кулланылыш таба. Бу белгечлек буенча әзерләү зур көч сорауга карамастан, КДАТУ техник үзәгендә нәкъ менә кранчылар әзерләүгә төп өстенлек биреләчәк. Бүген әле безнең вузлар мондый һөнәри техник белем бирү үзәкләре белән мактана алмый. Дөрес, Казан дәүләт техник университетында хәрби белгечлекләр буенча хәрби кафедра эшли. Бүген ул яңартып җиһазландыруны таләп итә. “Һәр вузда яшьләрне армиягә әзерләү буенча шушындый үзәкләр булдыру кирәк. Барлык позициядән караганда да алар яшьләрне тормышка җайлаштыруның дөрес чишелеше”, -дип белдерде Равил Моратов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100