news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләчәктә тифлокомментарийлы милли спектакльләр артырга мөмкин

Гөлүсә Закирова фикеренчә, театр гастрольгә чыкканда, техник мөмкинлекләр булган очракта, труппа белән тифлокомментатор да бару мөмкин.

Киләчәктә тифлокомментарийлы милли спектакльләр артырга мөмкин
Султан Исхаков

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россиядә бердәнбер милли тифлокомментатор Гөлүсә Закирова киләчәктә бөтен театрлар да тифлокомментарий белән эшләр дип өметләнә. Бу хакта ул “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.

Матбугат чарасы Камал театрында беренче тифлокомментарийлы спектакльгә багышланган иде. Журналистлар белән очрашуда Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев, татар телендә тифлокомментарийлар белгече Гөлүсә Закирова, Республиканың күрмәүче яшьләр оешмасы рәисе Марсель Гайфуллин Камал театрының әдәби бүлек мөдире, тәнкыйтьче Нияз Игъламов катнашты. Оештыручылар тифлокомментарийлы спектакльләр әзерләүнең нечкәлекләре һәм перспективалары турында сөйләделәр.

“Безнең максатыбыз – бу тифлокомментарийларны республикага кертеп җибәрү. Ул пресс-конференция җыя торган яңалык булудан туктап, нормага әверелсен иде, - ди Гөлүсә Закирова. – Бәлки кайчан да булса театрларда тифлокомментаторлар барлыкка килер. Мәскәүнең Безруков җитәкләгән Губерна театры штатында ике-өч тифлокомментатор бар”.

Гөлүсә Закирова театрлар башка шәһәрләргә гастрольләргә чыкканда, техник мөмкинлекләр булган очракта, труппа белән тифлокомментаторның да баруын мөмкин эш дип саный.

Оештыручылар алга таба ике спектакль белән генә чикләнеп калмыйча, бу эш республикада үсеш алыр дип өметләнәләр. Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев Чаллыда да бер спектакльне тифлокомментарий белән күрсәтергә әзерлек турында сүз булуын әйтә. Әлегә кайсы театр белән эшләү мәсьәләсе хәл ителмәгән.

“Без районнардан да төркемнәр туплап, Казанга спектакльләргә китерү мәсьәләләрен карыйбыз, - ди китапханә директоры. – Әмма аның өчен транспорт, волонтерлар кирәк”.

Наил Сәфәргалиев киләчәктә тифлокомментаторлар артыр дип уйлый.

  • Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе мәгълүматлары буенча Татарстанда 9 меңнән артык күрмәүчеләр яки начар күрүчеләр бар. Болардан тыш 1700 бала да начар күрүче буларак теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100