news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләчәктә техник белгечлекләргә ихтыяҗ зур булачак - белгечләр

Белгечләр, балага һөнәр сайлаганда, ата-аналар ясый торган хаталарга тукталды.

Киләчәктә техник белгечлекләргә ихтыяҗ зур булачак - белгечләр
Александр Эшкинин

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә Казанның “IT-парк”ында республикакүләм ата-аналар җыелышы узды. Өченче тапкыр уза торган чараны Татарстан Хөкүмәте һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән, “Казан ачык талантлар университеты 2.0” оештыра.

Әлеге еллык чараның максаты – балаларны үстерүгә, тәрбияләүгә кагылышлы төрле борчулы мәсьәләләр буенча фикер алышу.

Җыелышны “Казан ачык талантлар университеты 2.0” оешмасы башкаручы директоры Айдар Акмалов алып барды. Аның темасы “Балага һөнәр сайлауда ничек булышырга?” дип исемләнгән иде.

Җыелышка 20 ләп ата-ана килгән иде. Алар спикерларны шунда залдан тыңласа, калган ата-аналар махсус сылтама аша онлайн режимда карады.

Айдар Акмалов ата-аналардан килгән берничә сорауны укып узды. Балага ниндидер һөнәр күнекмәләрен кайчан сеңдерә башларга, берничә елдан кайсы профессияләргә ихтыяҗ зуррак булачак, кебек сораулар иде ул.

“IT-парк” бизнес-инкубаторы җитәкчесе Сәйяр Сабиров яңа мәгълүмати продуктларның өстенлекләренә кыскача тукталды. Аларның икътисадның барлык тармаклары өчен яңа мөмкинлекләр бирүен билгеләп үтте. “Бүген булган һөнәрләргә, бәлки, киләчәктә ихтыяҗ да булмас. Цифрлы икътисадка яраклаштырылган башка һөнәрләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа югары квалификацияле компетентлы кадрлар тәрбияләү зарури. Интернет буын кешеләре яңа дөнья төзиячәк”, - ди ул.

“Талантлар университеты”ның “Ата-аналар белеме лабораториясе” эксперты, Казан Халыкара мәктәбе психологы Елена Сәлахетдинова фикеренчә, киләчәктә сезне нәрсә көтә икән инде балалар, дип шөбһәле сүзләр әйтергә ярамый. “Алай әйтергә кирәкми, бу дөрес түгел. Әйтерсең лә, аларны караңгы киләчәк көтә. Балага кайсы яклары йомшаграк, кайсысы көчлерәк булуын вакытында күрсәтергә кирәк. Нәрсәнедер көчләп тагырга да ярамый. Берәү чәчәк утыртам дип хыяллана икән, ә әтисе бокс һәм айти-технологияләр дип тукырга мөмкин. Болай каты бәрелеп, баланың сөмсерен коярга ярамый”, - диде.

Елена Сәлахетдинова әйтүенчә, балага үз-үзен практикада куллану кирәк. “Кайвакыт ата-аналар технология, әйләнә-тирә мохит һәм башка фәннәрдән өй эшләрен үзләре эшләп бетерәләр. Мондый “ярдәм” дә дөрес түгел. Бала үз эше өчен үзе җавап бирсен. Конкурс мазар булса, аннары авыр булачак”, - ди ул.

Кайсы һөнәрләргә ихтыяҗ зур булуына килгәндә, психолог фикеренчә, киләчәктә дүртенче сәнәгать революциясе көтелүе күздә тотылганда, техник белгечлекләргә ихтыяҗ зур булырга тиеш. Башка спикерлар бу фикер белән килеште.

“Әйе, еш кына шулай була. “Син шунда керергә тиеш” дип әти-әниләре тукыган була, нәтиҗәдә, бала үз максатын түгел, әти-әниләренекен тормышка ашыра, аннары үкенерлек булырга мөмкин. Без кайвакыт балаларыбыз өчен үзебез уйларга тиеш дип уйлыйбыз. Баланы кайсы яктан сәләтен үстерергә кирәклеген аңлау кирәк. Бәлки, кеше алдында чыгыш ясау осталыгын яки башкаларны шомартасы бардыр”, - дип сүзгә кушылып фикерен белдерде Айдар Акмалов.

Кайвакыт ата-аналар кайсыдыр билгеле бер һөнәрдән башка бүтәнне күз алдына да китерә алмый һәм шуны баласына да сеңдерергә тырыша. Әмма теләкләр туры килмәскә мөмкин. Менә шул вакытта проблемалар килеп чыгуы ихтимал – бала ул белгечлек буенча теләп укымый, һөнәре дә күңеленә ятмый. Шулай килеп чыкмасын өчен, белгечләр аңлап фикер йөртергә кирәклеген искәртте. “Без воды” контент-агентлык соучредителе Алиса Лисовая бу хакта үз мисалында сөйләде. Әти-әниләренең аны мәҗбүриләмәве турында билгеләп узды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100