news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләчәктә намаз уку бүлмәләрен хастаханәләрдә һәм уку йортларында ачарга ниятлиләр

Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе Айдар Шаһимәрданов намаз уку бүлмәләрен ачу өчен чаралар һәм көч җитәрлек булуын әйтте.

Киләчәктә намаз уку бүлмәләрен хастаханәләрдә һәм уку йортларында ачарга ниятлиләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов киләчәктә намаз уку бүлмәләрен хастаханәләрдә һәм уку йортларында ачарга планлаштырганнарын әйтте.

«Намаз уку бүлмәләрен республикадагы барлык зур сәүдә үзәкләрендә ачарга телибез. Рөстәм Нургали улына хисап тотканнан соң, аннан намаз уку бүлмәләрен Татарстанның барлык хастаханәләрендә һәм уку йортларында ачарга рөхсәт итүен сораячакбыз. Моның өчен безнең чаралар да, көч тә һәм, иң мөһиме, теләк бар», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бүген Казанның «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Бу — Татарстан башкаласындагы шундый җиденче бүлмә. 

  • Республиканың сәүдә үзәкләрендә, аэропортта, җәмәгать урыннарында намаз уку бүлмәләре булдыру тәкъдиме белән Татарстан Президентына мөселман эшмәкәрләре мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады.



Галерея: «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылышыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100