news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган “Таң атканда...” исемле күргәзмә киләчәктә Татар хатын-кызлары музееның нигезе булырга мөмкин.

Бүген Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда яңа күргәзмә ачылу тантанасында катнашучылар шушы фикерне күтәрделәр. Бу хакта үзләренең чыгышларында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов, Институтның гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафыйкова әйтеп узды.

“Әлеге күргәзмә татар хатын кызларының тормышын күрсәткән музейның нигезе була алыр иде”, – диде Радик Салихов. “Татар хатын-кызларының мондый музее була ала. Безнең бит Сөембикә кебек шәхесләр булган”, – диде татар хатын-кызлары хәрәкәтенә багышланган мәкаләләр авторы Лилия Габдрафыйкова.

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева да үзенең сәламләү сүзендә бу темага тукталып: “Бу күргәзмәнең кайчан да булса музей нигезе була алачагы турындагы фикерләрне ишетү бик рәхәт. Бу ханымнарның язмышы музейдамы, башкачамы – мәңгеләштерелергә лаек”, – дип нәтиҗә ясады.

Мәгълүмат өчен: Казанда 1917 елның 24-27 апрелендә Бөтенроссия мөслимәләр корылтае үткән һәм ул татар хатын-кызлары хәрәкәтендә зур урын алып торган әһәмиятле вакыйга булып татар тарихына кереп калган. Корылтайда хатын-кызларның сәяси һәм социаль тигезсезлеге мәсьәләләре күтәрелгән. Корылтайда катнашучылар хатын-кызларның сайлау хокукына, хезмәттә һәм иҗтимагый тормышта тигезлеккә омтылганнар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100