Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Киләчәктә күп телле мәктәпләрдә эшләр өчен быел 150 абитуриент укырга керәчәк
Студентлар аена 15 мең сум стипендия алып укыячак.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киләчәктә күп телле мәктәпләрдә эшләр өчен быел максатчан юллама белән 150 абитуриент укырга керәчәген әйтте.
«Бүгенге көндә Татарстанда дефицит булган фәннәрдән укытучылар хәзерләү өчен 617 студент аена 15 мең сум стипендия алып укый. Шуларның 237се ике һәм өч телле әзерлек ала. Киләчәктә күп телле мәктәпләрдә эшләр өчен быел без 150 абитуриентны махсус стипендия проекты нигезендә укырга кертәбез», — диде министр Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Күп телле укытучыларны Казан федераль университеты, Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм КФУның Алабуга институты әзерли.
«Узган уку елында Казанда күп телле мәктәп эшли башлады. Анда өч меңгә якын бала укый. Андый мәктәп Алабугада да бар. Быел Яр Чаллыда 1 сентябрьдә 1224 урынга исәпләнгән күп телле мәктәп ачылачак. Шушы мәктәпләрдә эшләр өчен телне белгән укытучылар кирәк. Өч телдә укыта алган математика, информатика, тарих, башлангыч сыйныф укытучылары әзерләргә уйлыйбыз», — диде Илсур Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз