news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кикбоксинг буенча ачык ярышларда Аксубайны 14 кешедән торган команда тәкъдим итте

Самара өлкәсенең Клявлинск районында кикбоксинг буенча ачык ярышлар узды.

(Аксубай, 30 октябрь, "Татар-информ", "Аксубай таңнары"). Самара өлкәсенең Клявлинск районында кикбоксинг буенча ачык ярышлар узды. Монда әлеге төбәкнең төрле шәһәрләреннән. районнарыннан һәм Татарстаннан спорт сөючеләр җыелды. Аксубайны 14 кешедән торган команда тәкъдим итте. Безнең спортчылар өчен күрше өлкәгә сәяхәт күп уңышлар алып килде. Тренер Алмаз Мәгыйзовта күнекмәләр алган спортчылар 12 призлы бүләк алдылар.

Үз авырлык категорияләрендә уңышлы чыгыш ясап, Рената Латыйпова, Изольда Кәшәфетдинова, Илдар Мәрдиев, Даниил Петров җиңүчеләр булдылар. Алексей Мошков һәм Илья Мясниковка үз авырлык категорияләрендә җиңүче исемен яулар өчен бик аз гына балл җитмәде, алар икенче урыннарга лаек булдылар. Замир Дәүләтгалиев, Илья Павлов, Иван Камышов, Даниил Прокопьев, Иван Цветков, Дамир Дәүләтгалиев өченче призерлар булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot