news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киевта узачак «Евровидение»да Россияне Юлия Самойлова тәкъдим итәчәк

Мөмкинлеге чикләнгән җырчы "Flame Is Burning" җыры белән чыгыш ясаячак.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Җырчы Юлия Самойлова быел Киевта узачак «Евровидение» җыр бәйгесендә Россия өчен чыгыш ясаячак. Ул "Flame Is Burning" җырын башкарачак. Бу турыда якшәмбе көнне «Беренче канал» эфирында хәбәр иттеләр.

«Евровидение» бәйгесенең ярымфиналы Украина башкаласында 9 һәм 11 майда, финал – 13 майда узачак. Бәйгедә 43 ил вәкиле катнашыр дип көтелә.

Россия өчен чыгыш ясаячак Юлия Самойлова балачактан коляскада гына хәрәкәт итә һәм I төркем инвалидлыкка ия. Музыкага мәхәббәтне аңа әнисе сеңдерә.
Киң популярлыкны ул 2013 елда Алла Пугачеваның «Фактор А» проектында катнашканнан соң казана. Бу вакытта ул икенче урынны яулый. Моннан соң Самойлова 2014 елда Сочида Кышкы Паралимпиада уеннарының ябылу тантанасында катнаша һәм берничә композиция яздыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100