news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киевта Россия журналисты Аркадий Бабченконы үтергәннәр

Фатирда кан эзләре табылган, журналистны хастаханәгә кадәр алып барып җиткерә алмаганнар.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Киевта Россия журналисты Аркадий Бабченконы атып үтергәннәр. Бу хакта RT “Обозреватель”гә сылтама белән хәбәр итә.

“102 номерына фатирда журналист атылган дигән хәбәр алынган. Фатирда кан эзләре табылган. Журналистны хастаханәгә кадәр алып барып җиткерә алмаганнар. Үлгән”, - дип җиткергән басма чыганагы.

  • Аркадий Бабченко 1977 елда туган.

Телеканалларның берсендә алып баручы утлы коралдан яраланып һәлак булган, дип сөйләгән Киев полициясенең бүлек җитәкчесе Оксана Блищик.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot