news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киевта чыгып килгән «Дуслык» журналының чираттагы саны дөнья күрде

Киевта чыгып килгән «Дуслык» журналының чираттагы саны дөнья күрде

(Симферополь, 27 декабрь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Киевта «Туган тел» бөтенукраина татар мәдәни үзәге ярдәме белән чыгып килгән «Дуслык» журналының чираттагы саны дөнья күрде. «Рухият», «Мөселман дөньясы», «Россиядән хәбәрләр», «Дәрәҗәле шәхесләр», «Гореф-гадәтләр» һ.б. рубрикаларда укучыларга Украина татарлары тормышына кагылышлы төрле мәгълүмат, мәкаләләр һәм очерклар тәкъдим ителгән.

Журналның бу санында узган Ураза-бәйрәменең Киевта билгеләнеп үтелүе, шул уңайдан килгән котлау телеграммалары, «Татар-информ»ның Румыния татарлары турындагы мәгълүматы һәм Санкт—Петербургта узган россия якташларының П Бөтендөнья Конгрессында татар делегациясенең катнашуы һәм анда ТР Президенты М.Шәймиевнең чыгыш ясавы турында материаллар басылган.

«Мөселманнар дөньясы» рубрикасында Төркиянең Украинадагы илчесе Эрдоган Ишҗан белән әңгәмә урнаштырылган. Шунда ук Днепрны кичкәндәге батырлыклар өчен бирелгән каһарман исемнәре һәм анда 56 татар фамилиясе дә булганлыгы турында хәбәр ителгән.

Монда шулай ук Киев рәссамы Рафаэль Баһаветдинов һәм аның Татар йортында узган рәсем күргәзмәсе турында да тәфсилләп язылган. Бу мәкалә бик күп картиналар белән иллюстрацияләнгән. Журналда Муса Җәлил премиясенә игълан ителгән конкурста катнашырга теләүчеләрнең материаллары басылып тора.

Журналның бу саны татар халкының «Каз өмәсе» бәйрәме йолалары һәм аның әһәмияте турындагы мәкалә белән тәмамлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot