news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киевта билгесез затлар Россия илчелегенә һөҗүм ясаган

Илчелек бинасы зыян күрмәгән.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Киевта төнге 1дә билгесез затлар төркеме Россия илчелегенә һөҗүм ясаган дип хәбәр итә Украинаның "Страна.ua" басмасы шаһитларга сылтама белән. Бу хакта "РИА-Новости" яза.

Украина Илкүләм гвардиясе хокук саклаучылары 20 ләп кеше дипломатик миссия бинасына фейерверклар белән атканнар, аннары качканнар дип аңлатма бирде. Илчелек бинасы зыян күрмәгән дип ачыклык кертелә.

Украинада Россия илчелегенә беренче һөҗүм түгел. Әйтик, 10 мартта билгесез затлар дипломатик миссиягә яна торган катнашма тутырылган шешәләр атканнар, янгын чыгуга юл куелмаган. Шулай ук Хөкүмәт оешмаларына да, аерым алганда, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык бинасына һөҗүм ясалды.

news_right_1
news_right_2
news_bot