Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киевта Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена Украинадан делегатлар сайланды
Киевта Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена Украинадан делегатлар сайланды
(Симферополь, 30 октябрь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Украинаның татар үзәкләре бу көннәрдә Киевта декабрь аенда Казанда үтәчәк Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена делегатлар сайладылар. Украина татарлары өчен барлыгы 18 делегат урыны билгеләнгән иде. Делегатлар сайлау җыелышы Киевның «Татар Йорты»нда узды.
Анда Киев, Львов, Николаев, Запорожье, Кировоград, Симферополь, Ялта, Лугански өлкәләреннән вәкилләр катнашты. Җыелыш карары белән 4 урын татар яшьләре оешмаларына бүлеп бирелде. Калган 14 урынга яшерен тавыш белән делегатлар сайланды.
Тавыш бирү нәтиҗәсендә Конгресс корылтаена «Туган тел» Бөтенукраина татар мәдәни үзәге рәисе Канәфия Хөснетдинов (Киев), Ялтаның «Акчура» татар җәмгыяте рәисе Рәиса
Алексеева, Кырым Республикасы «Идел» Идел буе татарлары ассоциациясе рәисе Илмир Тимергалиев, Харьковның «Дуслык» татар мәдәни үзәге рәисе Шәфыйк Бәширов, Запорожьеның «Алтын Ай» татар үзәге рәисе Рәхимә Әхмәрова, Кировоград шәһәренең мөселман җәмгыяте рәисе Олег Абязов, Севастопольнең татар-башкорт милли-мәдәни үзәге рәисе Җәмил Хисаметдинов, һәм шулай ук Николаев, Одесса, Львов, Красный Луч шәһәрләреннән татар җәмгыятләре вәкилләре керде.
Билгеле булганча, кырым татарларыннан Казанга ике делегат бара. Шулай итеп, Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена Украинадан барлыгы 20 кеше сайланган.
Конгресс корылтае үз эшен 12 декабрьдә башлап җибәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз