news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Киев татарлары Габдулла Тукай туган көненә әзерләнә
Быел бөек шагыйрьнең тууына 132 ел тула.
Скопировать ссылку
(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Киев шәһәрендә яшәүче татарлар бөек шагыйрь Габдулла Тукай (1886-1913) тууына 132 ел тулу уңаеннан, әдәби-музыкаль кичә уздырырга планлаштырыла.
Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Киев шәһәре татар яшьләре оешмасы активисты Илдар Кантеев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, чара узачак көн әлегә төгәл билгеләнмәгән. "Хәзергә әдәби кичәгә әзерлек эшләре бара", - диде ул.
Тиздән, 26 апрель көнне татар дөньясы үзенең танылган шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен уздырачак. Бу уңайдан Татарстан башкаласы Казанда да күп чаралар үткәрелә. Республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез исә үзләре яшәгән төбәкләрдә бу датаны билгеләп үтә, Г.Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр китерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot