news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кием галәме» күргәзмәсе оештыручылары: Татарлар Европа модасы буенча киенгән

«Кием галәме» күргәзмәсе оештыручылары: Татарлар Европа модасы буенча киенгән
Зилә Мөбәрәкшина

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган «Милли кием» фестивале кысаларында Кабан күле яр буенда «Кием галәме» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ике атна дәвам итәчәк. Күргәзмәдә Сөембикә, Сара Шакулова, Гөлсем Болгарская, 6нчы тегү фабрикасы хезмәткәрләре, Сара Садыйкова, Шиһабетдин Мәрҗани, Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, Илһам Шакиров кебек шәхесләр мисалында татар костюмы тарихы белән танышып була.

Күргәзмәнең авторлары - «Тамга» шәһәр тикшеренүләре институтын оештыруда катнашучы Энҗе Дусаева һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлегенең фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова республика халкы һәм кунаклар өчен экскурсия үткәрде.

«Татарлар һәрчак модалы киенергә тырышканнар. Бай татар кызының образы авылдагы татар кызыннан аерылып торган. XIX гасырда татар костюмына хәзер дә актуаль булган элементлар өстәлгән: хәситә, камзул. Татарстан Милли музеенда бары тик металлдан гына эшләнгән хәситә үрнәкләре саклана. Тора-бара хәситәләрне тукымадан гына ясый башлаганнар», - диде Динә Гатина-Шәфыйкова.

Энҗе Дусаева әйтүенчә, Сөембикә яшәгән заманда татарлар арасында такыя бүрек дип аталган баш киемен кигәннәр, ул бүгенге көндә сакланып калмаган.

«Сара Шакулова – татар хатын-кызлары арасыннан беренче математик. Без аның кечкенә чагында төшкән фотосын ТР Милли музей фондларыннан таптык. Күргәзмәдә татарлар арасыннан бердәнбер бала фотосурәтен тәкъдим иттек. Сараны традицион ислам кысаларында түгел, ә шул чордагы мода буенча киендергәннәр», - дип аңлатты.

«Гөлсем Болгарская фотосурәтен карап, шәһәрдә яшәгән татар кызларының образын күрә алабыз. Фотода ул яулыгын салып, калфак киеп төшкән. Модерн стилендә, Европа модасы буенча киенгәнен күрәбез. Хәзер мондый фотоларны теләсә кайдан табарга була. Ә болай итеп фотоларга алар якыннарына күрсәтер өчен генә төшкән. Элек алар яулыгын теләсә кайда сала алмаган: мөселманнар арасында булганда яулыгын япкан, рус милләте вәкилләре янында калфактан гына да йөри алган», - диде экскурсоводлар.

Алар XX гасырның төрле халыкларның традицион мәдәниятенә зур йогынты ясавын әйтте. «Авылдан шәһәргә күченеп килүчеләр арта, яшәү темпы үзгәрә, завод-фабрикалар һәм кибетләр ачыла, XIX гасырда барлыкка килгән тегү машинасы XX гасырда күпләп арта. Шул исәптән, тукымалар да арта. Аларны гади халык та сатып алып, үзенә теләгән киемне тектерү мөмкинлегенә ия була. Шулай да, әзер күлмәк кыйбат торган. Күбесе күлмәкләрне өендә үзе теккән. Муен ачык булган, бөтенесе дә башына яулык бәйләмәгән», - диделәр.

«Шиһабетдин Мәрҗанинең образы игътибарны җәлеп итә. Ул фотода киемнәре аша үзен имам, мөселман кешесе буларак тәкъдим итә. Күлмәк өстеннән камзул, башында – чалма. Нәкъ менә Шиһап хәзрәттән соң татар кешеләре фотога төшә башлаган, дип әйтәләр. Фатих Әмирханның фотосурәтен күреп, аның кыйммәтле, модалы киемнәр киергә яратканын әйтә алабыз. Яшүсмер чагында ул һәрчак башына кәләпүш кигән, бу аның өчен мөһим булган», - диде Энҗе Дусаева.

Габдулла Тукай фотосына карап, белгечләр аның бунтарь булуын әйтте. «Ул аралашуда авыр кеше булган, кеше арасында йөрергә яратмаган, аның үзенең эчке дөньясы булган. Тукай турында «татар Пушкины» дип әйткәннәр. Әмма чынлыкта ул төрле булган: төрле киемнәр кигән», - диделәр.

«Илһам Шакиров классик костюм киеп фотога төшкән. Шуны истә тотарга кирәк, Совет эстрадасы төрле булган: татар костюмнарын киеп ансамбль коллективы чыгыш ясаган һәм Илһам Шакиров кебек модалы классик костюм киючеләр булган. Совет артисты, беренче чиратта, татар булып түгел, ә җитди Совет җырчысы булып чыккан. Шунысы кызык: Илһам Шакиров соңгы чыгышына кадәр шул бер үк классик костюм кигән. Ул беркайчан да диярлек бию эстрадасына хас булган костюм кимәгән, татарлыгын күрсәтү өчен түбәтәй кигән», - диде экскурсоводлар.

Күргәзмәне оештыручылар тарихи фотоларны Татарстан Милли музееннан алганнар. «Татарлар төрле булганнар. Бу аларның образларында чагылыш таба. Бүген безнең ни рәвешле киенеп йөрүебез үзебездән тора. Бу – һәркемнең үз сайлавы. Әмма сез тарихны белмәсәгез, үзегез теләгән образны тудыра алмаячаксыз. Шуңа күрә күргәзмәләргә йөрегез, өйрәнегез, иң мөһиме – балаларыгызга рухи һәм матди мирасыбыз турында аңлатыгыз. Алар – безнең киләчәгебез», - диде Динә Гатина-Шәфыйкова һәм Энҗе Дусаева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100