news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киек кошларга көзге ау сезоны сентябрьдә башлана

Аучыларга рөхсәт алу өчен гаризаны күп функцияле үзәккә тапшырырга кирәк.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанда суда йөзүче киек кошларга көзге ау сезоны 5 сентябрьдә ачыла. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Рөхсәт алу өчен гариза белән 25 августтан башлап күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә була. Аучы түбәндәге документларны тәкъдим итәргә тиеш: гариза, паспорт, аучылык билеты, дәүләт пошлинасын түләү турындагы квитанция (650 сум) (банк картасы булса, пошлинаны күп функцияле үзәктә түләп була).

news_right_1
news_right_2
news_bot