news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кичке яңгырдан соң Казанның кайбер урамнары су астында кала

Казан халкы кичәге яңгырдан соң төшерелгән фото һәм видеоларны социаль челтәрләргә урнаштыра.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Казан халкы кичәге яңгырдан соң төшерелгән фото һәм видеоларны социаль челтәрләргә урнаштыруларын дәвам итә.

Фото һәм видеодан күренгәнчә, Ветеринария клиникасы янындагы күпер астыннан су күп җыелганга узып булмый. Шундый ук хәл Әлмәт магистралендә һәм Танк боҗрасында.

Ибраһимов проспектын да су баскан. Шоферлар әйтүенчә, су машинаның капотына җитә. Машиналар юлда сүнеп кала, аларны этеп чыгарырга туры килә, ди йөртүчеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100