news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кичке яңалыкларда Ислам Кәримовның Үзбәкстанның мөстәкыйльлек көне белән котлавы укылган

Кәримов Үзбәкстан белән 26 елдан артык идарә итә

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Илкүләм телевидениенең кичке яңалыкларында Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримовның  республиканың Мөстәкыйльлек көне белән котлавы яңгыраган.

"Мөстәкыйльлек безнең ил тарихында яңа бит ачты", - дип язган Кәримов котлавында. Юлламада Үзбәкстан "элеккеге системадан күчү буенча катлаулы чор кичерде, әмма сайланган юлдан тайпылмады" дип билгеләп үтелгәгн Президент шулай ук Үзбәкстанның тынычлык яклы сәясәтен дә әйтеп узган. "Безнең халыкка тынычлык кирәк", - диелгән текстта дип яза «Коммерсантъ».

Элегрәк Кәримов ашыгыч рәвештә республика хастаханәләренең берсенә озатылган дип хәбәр ителгән иде. Үзбәкстан Президентының кызы Лола Кәримова-Тилляева «Инстаграм»да үз битендә әтисенә инсульт булуын хәбәр итте. Соңрак массакүләм мәгълүмат чараларында Кәримовның үлеме турында хәбәр таралды, әммма ил хакимияте бу мәгълүматны инкарь итте.

78 яшьлек Кәримов — 1991 елда СССР таркалганнан соң Үзбәкстанның беренче президенты, ул ил белән 26 елдан артык идарә итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100