news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Кичке Сабантуй» виртуаль яшьләр бәйрәмендә яңа татар музыкасы вәкилләре катнаша

Яшьләр бәйрәме чаралары 19.00 сәгатьтә башлана һәм 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

«Кичке Сабантуй» виртуаль яшьләр бәйрәмендә яңа татар музыкасы вәкилләре катнаша
https://mincult.tatarstan.ru/

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Иртәгә онлайн Сабантуйны онлайн «Кичке Сабантуй» яшьләр бәйрәме дәвам итәчәк. Кичке Сабантуй программасын Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Яшьләр бәйрәме чаралары 19.00 сәгатьтә башлана һәм 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Өч сәгатьлек онлайн программада — яңа татар музыкасын вәкилләре булган Juna, «Карт аяк», Alpar, Abadeli, «Ямьле» төркемнәре чыгышлары көтелә.

Алып баручылар көч белән сынашу урынына тел осталыгы буенча бәйге оештырачаклар. Тамашачылар белән конкурслар, ​​бию мастер-классы, көрәш фәлсәфәсе турында бәхәсләр тәкъдим ителәчәк. Бәйрәмгә баянчылар да катнаша.

«Кичке Сабантуй» яшьләр бәйрәменә «Официальный Татарстан», nashtatarstan рәсми аккаунтлары, VK, OK, YouTube каналлары аша онлайн кушылырга мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot