Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кичке алтыга Татарстанда 2,1 млн кеше тавыш биргән
Андрей Кондратьев сайлау комиссиясе әгъзаларына тавышларны санау шактый авыр булачагын әйтте.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сәгать 18.00га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 2 млн 169 мең 236 кеше тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 73,66 процентын тәшкил итә. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Ул бүген кичке 18.00дән соң яңа мәгълүматларны җиткерде. Алар белән иртәгә уртаклашачагын әйтте. Тавышларны санау иртәгә кичке 4-5ләргә кадәр дәвам итәргә мөмкин булуын әйтте.
Татарстанда сайлаучыларның югары активлыгы Апас, Чүпрәле, Зәй, Баулы, Чирмешән районнарында теркәлгән. Андрей Кондратьев сайлау комиссиясе әгъзаларына тавышларны санау шактый авыр булачагын әйтте. «Бигрәк тә Түбән Кама районында кыенрак булыр. Анда муниципаль сайлауларны да исәпкә алып, дүрт төр бюллетень», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз