news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кичке алтыга Конституциягә төзәтмәләр буенча Татарстанда 78 процент кеше тавыш биргән

Татарстанда кичке алтыга 2 млн 301 мең 544 кеше тавыш биргән.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сәгать кичке 18.00гә Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча 78 процент кеше тавыш биргән. Бу хакта гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Ул кичке 20.00 дә республикада барлык 2809 участок сайлау комиссиясе ябылганын, аларның тавышларны санауга керешкәнен искәртте.

«Татарстанда кичке алтыга 2 млн 301 мең 544 кеше тавыш биргән. Бу 78, 11 процент тәшкил итә. Скептиклар фикеренә карамастан, татарстанлылар актив тавыш бирделәр», — диде Андрей Кондратьев.

news_right_1
news_right_2
news_bot