news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кич Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә

Җил 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Бүген кич Татарстан территориясендә яшен һәм кыска вакытлы көчле җил көтелә. Мондый һава торышы шимбә көндез дә дәвам итәчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге  хәбәр иткәнчә, бу вакытта җил секундына 15-20 метр тизлек белән исәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot