news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кичә Татарстанда булган янгыннарда 2 кеше үлгән

Ул көнне 7 янгын дөрләве мәгълүм

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Кичә, ягъни 21 февраль көнне республикада 7 янгын булганлыгы мәгълүм, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарындагы “кызыл әтәч”ләрнең корбаннары бар, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге.

 

Аерым алганда, Яшел Үзән районындагы Нижние Вязовые бистәсендә шлак һәм бетоннан салынган шәхси йорт каралты-куралары белән бергә янып беткән. Янган корылмаларны тараткан чакта 1967 елгы М.Маликовның янган үле гәүдәсе табып алынган. Янгын чыгуның сәбәбе исә ут белән саксыз эш итүдән күрелә.

 

 Шушы ук сәбәптән Питрәч районы Старое Кощаково авылында да янгын булган. Анда исә 3 фатирлы кирпеч йорт янган, 2 нче фатирның хуҗасы В.Петров шунда һәлак булган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot